news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучылар социаль контрактны керемнәре исәпкә алынмыйча төзи ала

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән социаль контракт төзегәндә аларның гаилә керемнәре исәпкә алынмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.

«Дәүләт социаль ярдәмен алучы башка гражданнар аз керемле, ягъни аларның кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән без хәзер аларның матди хәлен бәяләмичә контракт төзибез», - дип аңлатты ул.

Яңа чара 2026 елның гыйнварыннан гамәлдә. Бу шартларда социаль контрактны алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәттән азат ителергә, мәшгульлек үзәгендә исәпкә басарга һәм «Ватанны саклаучылар» фондының контракт төзү мөмкинлеге турында бәяләмәсен китерергә тиеш. Әгәр махсус хәрби операциядә катнашучы беренче яки икенче төркем инвалид булса, гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча контракт алу хокукын ул хатынына тапшыра ала.

«Акчаны үз эшеңне ачу яки үзмәшгульлек өчен алырга мөмкин. Башка очракларда социаль контрактны ИП ачуга гына түгел, эшкә урнашуга яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә дә бирәләр. Бу очракларда махсус хәрби операциядә катнашучы гомуми нигездә – гаилә кереме дәрәҗәсен бәяләү белән бара», - дип өстәде Алсу Закирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot