news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучылар өчен «Геройлар вакыты» дигән кадрлар программасы булдырыла

Гамәлдәге частьләрдә хезмәт иткән махсус хәрби операция ветераннары, солдатлар һәм офицерлар 1 марттан «Геройлар вакыты» дигән яңа кадрлар программасында катнашу өчен гариза тапшыра ала. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламада әйтте.

«Программа иң яхшы проектлар – «губернаторлар мәктәбе» дип атала торган дәүләт идарәсе югары мәктәбе һәм «Россия лидерлары» бәйгесе стандартлары буенча ясалачак. Анда укучылар һәм катнашучылар күп өлкәләрдә югары позицияләргә чыга, хәтта министрлар, төбәк башлыклары да була», – диде дәүләт башлыгы.

Путин аңлатканча, программада дәрәҗәсе һәм вазифасына бәйсез рәвештә, хәрбиләр, югары белемле һәм идарә итү тәҗрибәсе булган ветераннар катнаша ала. «Иң мөһиме – иң яхшы сыйфатларын, үз артларыннан иптәшләрен ияртә алуларын күрсәткән кешеләр булырга тиеш», – диде ул.

Президент сүзләренчә, уку якындагы айда башлана. Программада беренче катнашучылар өчен Россия Хөкүмәте, Россия администрациясе, федераль министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, төбәк башлыклары һәм зур компания җитәкчеләре остаз булачак.

Моннан тыш, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылар өстенлекле тәртиптә Россиядә әйдәп бара торган уку йортларында югары белем, гражданлык һөнәре алачак.

«Хәрби операция катнашучылар белән даими очрашып торам. Алар кулларына корал тотып Ватан сагына басты. Шушы батыр кешеләргә, кайвакыт япь-яшь егетләргә карыйм. Бер арттырусыз әйтәм – безнең кешеләргә, халкыбызга һәм шушы кешеләргә карата йөрәк горурлык хисе белән тула», – диде Владимир Путин.

Путин мондый кешеләр «чигенми, сатмый, хыянәт итми» дип ышана. «Алар мәгариф системасында, яшьләр тәрбияләүдә, иҗтимагый берләшмәләрдә, дәүләт компанияләрендә, бизнеста, дәүләт һәм муниципаль идарәдә алдынгы позицияләргә чыгарга тиеш, төбәкләрне, оешмаларны, илдәге иң зур проектларны җитәкләргә тиеш», – диде президент.

Россия Президенты мондый «чын геройлар һәм патриотлар» тормышта бик тыйнак һәм басынкы була, уңышлары белән масаймый, купшы сүзләр сөйләми, диде. «Әмма тарихтагы кискен борылыш чорларында нәкъ менә шушындый кешеләр алгы планга чыга, җаваплылыкны үзләренә ала. Ил турында уйлаган, аның язмышы белән яшәгән кешеләргә киләчәктә Россияне ышанып тапшырырга була», – диде ул.

Дәүләт башлыгы Россиягә хезмәт итүчеләрне, Ватанга тугрылыкларын эш белән исбатлаган хезмәтчәннәрне һәм хәрбиләрне элита дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100