news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, салым бурычы булса да, ярдәм алачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары салым бурычы булу-булмауга карамастан социаль ярдәм чаралары алачак. Депутатлар ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында шул хактагы закон проектын кабул итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучы затларның, аларның ата-аналарының, иренең, балигъ булмаган балаларының салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары түләү буенча бурычы булу-булмауга карамастан социаль ярдәм чаралары тәкъдим итә», - дип искәртте хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ул закон проектының махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәме күрсәтү өчен әзерләнүен әйтте.

Шул ук вакытта сикер билгеләп үткәнчә, республика социаль ярдәм чаралары аңа дәгъва кылган гражданнарның салым бурычы булмаган очракта тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100