Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм алачак
Махсус хәрби операциядә Татарстаннан катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм алачак. Хезмәтләр республика бүлеп бирә торган бюджет акчаларына күрсәтеләчәк. Шундый закон проектын ТР Дәүләт Советының 39 нчы утырышында депутатлар хуплады.
«Үз ирекләре белән хәрби хезмәткә мобилизацияләнүчеләр - үз гаиләләрен, эшен, гадәти көнкүрешен калдырып, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә бара торган гражданнар. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарның әлеге категорияләре һәм аларның гаилә әгъзалары аерым ярдәмгә мохтаҗ. Үз чиратында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү аларны проблемалары белән кара-каршы калдырмаска ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, закон проектын тәкъдим итеп.
Закон проекты белән түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы затлар исемлегенә берничә категория гражданнарны кертү тәкъдим ителә.
Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына аларның әти-әниләре (уллыкка алучылар), хатыны, балигъ булмаган балалары, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынган балалары, шулай ук балигълык яшенә кадәр инвалидлык алган 18 яшьтән өлкәнрәк балалары; мәгариф оешмаларында көндезге бүлекләрдә укучы 23 яшькә кадәрге яшьләр, һәм иждивениесендә торган затлар ия булачак.
Сабурская аңлатуынча, әлеге категория гражданнар гаризалар, шикаятьләр, үтенечләр һәм башка документлар әзерләгәндә, судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда тәкъдим ителү өчен телдән һәм язмача хокукый консультация ала алачак. Мондый хезмәтләр бушлай булачак, аларга адвокатлар һәм дәүләт юридик бюролары да хезмәт күрсәтәчәк, дип йомгаклады омбудсмен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз