news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучылар, гаиләләренә юридик ярдәм турында туры эфирда сөйләячәкләр

Иртәгә, 5 декабрьдә, Татарстанда яшәүчеләр «ТатарстанОнлайн» программасының туры эфирына кушыла ала. Аның барышында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алырга хокуклы юридик ярдәм турында сөйләячәкләр. ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин студиянең кунагы булачак.

Спикер нинди ярдәм чаралары каралуы һәм кемнәрнең бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләячәк.

Программа Татарстан Республикасының ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләре һәм YouTube платформасындагы рәсми төркемнәрендә 10.00 сәгатьтә башлана.

Социаль челтәрләрдән файдаланучы һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Министр туры эфирда иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк. Калганнарына исә социаль челтәрләрдән файдаланучылар программа тәмамланганнан соң җавап алачак.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә 2020 елның апреленнән бирле чыга. Татарстанлылар әлеге проект кысаларында студия кунакларына онлайн режимында актуаль темаларга кагылышлы сораулар бирә ала.

40тан артык министр, Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары студиянең кунаклары булды. 2020 елның сентябрендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов онлайн-эфирда катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – Татарстанда яшәүчеләрнең соравына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100