news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучылар Бөгелмә янындагы палаткалардан торган лагерьда булды

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре белән бергә хәрби-патриотик юнәлештәге, палаткалардан торган «Форпост» лагеренда булды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Район матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген лагерь территориясендә 100гә якын бала ял итә. Алар урманда корылган палаткаларда яши. Территориядә кирәкле бөтен нәрсә дә (ашханә, санузеллар, юынгычлар, хәрби эшкә өйрәтә торган һәм спорт ярышлары үткәрү өчен урыннар) бар.

«Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, беренче чиратта, туган илеңнең чын патриотларын тәрбияләү ул. Бу – безнең киләчәгебез: ышанычлы яклаучылар һәм ныклы тыл. Шунысы мөһим: биредә балалар физик яктан чыныгып кына калмый, ә рухи-әхлакый, социаль һәм психологик яктан да үсә. Алар күп вакытларын ачык һавада үткәрә», - дип искәртте Линар Закиров.

Балаларның көн тәртибендә – тактик, ут һәм медицина әзерлеге, үз-үзеңне саклау дәресләре, армия регбие, страйкбол һәм лазертаг буенча турнирлар, туп белән хәрәкәтле уеннар, альпинистик әзерлек, көнгә биш тапкыр туклану һәм күңел ачу чаралары.

Балалар уен һәм күңел ачу атмосферасында хәрби чакырылышка кадәрге әзерлек, бер-береңә медицина ярдәме күрсәтү, урында ориентлашу, радиоэлемтә нигезләрен (һ.б.) үзләштерә.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар иҗтимагый оешма вәкилләре белән бергә балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Тәрбия нигезләре гаиләдә салынырга тиеш. Шунлыктан август аенда лагерь территориясендә гаилә көнен үткәрергә карар кылынды.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100