Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучылар арасында нард буенча Татарстан Рәисе Кубогы этабы узачак
9 августта Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында нард уены буенча ярышлар оештырыла. Ватанны саклаучылар елында уза торган бу вакыйга төрле спорт төрләре буенча Татарстан Рәисе Кубогының бер өлеше булачак.
«Безнең өчен бу ил сакчыларына алгы сызыктан кайткач тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итә мөһим проект», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
Искәртеп үтәбез, 4 августта Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының тагын бер этабы узды. Хәрбиләр өстәл теннисында ярышты.
Кубокны ачу һәм ябу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Фролова, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз