Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары 87 программа буенча укый ала
Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларны укыту, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин бүген Казанда узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Һөнәри күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән 87 программа әзерләнде инде, аларның 26сы – өстәмә һөнәри белем бирү программасы, 54е – һөнәри белем бирү программасы, 7се – өстәмә гомуми үсеш программасы. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проектының «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында дәүләт хисабына бушлай укый, яңадан укый, квалификацияләрен күтәрә һәм алдынгы предприятиеләргә эшкә урнаша ала», – дип сөйләде ул.
Моннан тыш, брифингта билгеләп үтелгәнчә, мөмкинлекләре чикләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тиздән Татарстанда өстәл теннисы, нард, следж-хоккей, армспорт, волейбол һәм мылтыктан ату буенча ярышлар узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз