news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучы Зәй хәрбиләре авылдашларына рәхмәт сүзләре белдергән

Махсус операциядә катнашучы Зәй хәрбиләре авылдашларына рәхмәт сүзләре белдергән
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй районы Чыбыклы егетләре исемле посылкаларны алган, авылдашларына шундый ярдәмнәре, терәк булганнары өчен рәхмәтләрен җиткереп җавап юллаганнар. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.

Чыбыклы халкы авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә даими ярдәм итеп килә. Алар 18 мартта Зәйдән киткән гуманитар ярдәм аша үз хәрбиләренә исемле посылкалар әзерләп озатты. Анда егетләр өчен тәм-томнар, оекбаш, перчатка, дымлы салфетка, медикамент һәм тагын бик күп кирәкле әйберләр салынган иде.

«Гуманитар ярдәм җыю эше авыл клубында оештырылды. Битараф калмыйча егетләргә ярдәм кулы сузучы авылдашларга рәхмәт әйтәсе килә. Без җибәргән посылкалар барып җиткән, егетләр рәхмәтләрен әйтеп җавап та җибәрде. Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга аш, икенче ризык әзреләү өчен бәрәңге җыелды, аны Зәйгә агропаркка илтеп тапшырдык» — ди Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100