Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучы Зәй хәрбие күрсәткән батырлыгы өчен 5 медальгә лаек булган

Зәй районыннан Владислав махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен берьюлы биш бүләккә лаек булган. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән ул «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» һәм «Хәрби разведкада хезмәт иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Әлеге бүләкләр хәрби хәрәкәтләр вакытында һәм тормышка куркыныч янаган шартларда махсус биремнәрне батырларча үтәгән өчен тапшырыла.
Хезмәт сөючән гаиләдә үскән Владислав өлешчә мобилизациянең беренче көнендә үк фронтка киткән.
Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үти, Очеретино, Бердычи, Прогресс, Евгеновка, Восход һәм башка торак пунктларны азат итүдә катнаша.
Шәхси казанышлары һәм күрсәткән батырлыгы өчен Владислав шулай ук генерал-полковник исеменнән Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Аның сугыш хәрәкәтләре зонасындагы хәрби кушаматы - Кузьма.
Туган авылы Урта Багражга ялга кайткач, ул маскировка челтәрләре бәйләүче җирле волонтерларның хәлен белә, аларга ризык китерә һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
«Зәй волонтерларыннан безгә даими рәвештә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм башка кирәкле әйберләр килә. Авылдашлар район хакимияте оештырган гуманитар конвой белән исемле посылкалар җибәрә. Ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт», - дип искәртте Владислав.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Клара Ермолаева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз