Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучы хәрби пенсионерлар компенсация алачак
Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби пенсионерларга индексацияне исәпкә алып, ноябрьдән автомат рәвештә тулы компенсация түли башлаячаклар. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Россия саклану министры урынбасары Татьяна Шевцова билгеләп үткәнчә, компенсация пенсиянең 100 проценты күләмендә, 2023 елның октябрендә һәм алга таба ай саен түләнәчәк.
Элегрәк Владимир Путин махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән яки контракт төзегән хәрби пенсионерлар хәрби пенсиянең 100 проценты күләмендә компенсация алачак дигән карарга имза куйган иде. Карар 2022 елның 24 февраленнән контрактны имзалаучыларга яки 2022 елның 21 сентябреннән мобилизацияләнгәннәргә кагыла.
Министр урынбасары аныклаганча, бу Россия Саклану министрлыгына хәрби хезмәткә яңадан кергәннән һәм пенсия түләүләрен туктатып торудан соң бөтен вакытка хәрби пенсионерларга компенсация түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Россия Кораллы көчләр сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз