news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренә Экология министрлыгы ярдәме тапшырылды

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләре өчен Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әзерләгән йөк Луганск Халык Республикасында Сватово шәһәренә китерелде.

Ведомство хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларга кирәк булган әйберләрне сатып алу өчен акча җыйган. Алар - медикаментлар, маскировкалау челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, беренчел кирәк-яраклар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, маскировкалау челтәрләре хәрбиләрнең үтенече буенча махсус заказ биреп ясатылган. Ярдәм төялгән машина республикадан Сватовога кичә кузгалган иде, бүген инде ул  Татарстан хәрбиләре кулларына тапшырылды. Алар ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Йөк төялгән икенче машина июнь башында Луганщинага җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100