news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләре телекүпер аша туганнары белән аралашты

РФ Саклану министрлыгы Казан һәм махсус операциянең тылдагы зонасы арасында оештырылган телекүпернең видеосын урнаштырды. Үзәк хәрби округ солдатлары (хәзерге вакытта алар махсус операция зонасында) видеоэлемтә аша туганнары һәм балалары белән аралашты. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре бер-берсенә бәйрәм котлаулары һәм җылы сүзләр җиткерде.

«Мондый чаралар кирәк. Барысы да яхшы узды. Якын кешеләремне күрдем, туганнарым белән аралашу бәхетенә ирештем һәм канәгать калдым. Туганнарга безне көтеп алуларын һәм сәламәтлек телим. Яңа ел белән!», - дип белдерде хәрбиләрнең берсе.

Кыш бабай һәм Кар кызы төрле уеннар уйнады, Яңа ел җырлары башкарды. Хәрбиләргә гитара һәм башка Яңа ел күчтәнәчләре бүләк иттеләр.

Саклану министрлыгында искәртүләренчә, хәрбиләрнең сугышчан рухын ныгыту, шулай ук туганнары аларның сау-сәламәт икәнлеген белсен өчен мондый телекүперләр даими рәвештә үткәрелә.

«Туганнарымны күрүемә бик шатмын. Бүләкләр өчен рәхмәт, телекүпер югары дәрәҗәдә оештырылды. Мондый чаралар бик кирәк» - диде хәрбиләрнең берсе телекүпер төгәлләнгәч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100