Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашучы сайлауда гаиләсе белән: Балалар киләчәге өчен тавыш бирәм
Коня кушаматлы хәрби Лаештагы сайлау участогында тавыш биргән. Махсус хәрби операциядә катнашучы сайлауга хатыны Наталья, өч баласы: Любовь, Максим, Денис белән бергә килгән.
«Минемчә, бу - һәркемнең бурычы. Безнең илебез матур, бик зур мөмкинлекләргә ия. Балаларыбызның киләчәге һәм баш өстендә тыныч күк өчен тавыш бирәм», - ди ул.
Аның тормыш иптәше Наталья шулай ук сайлауда катнашуы турында сөйли. Ул үзенең бәхетле кеше булуын әйткән. Хатын-кыз туган көнен, Яңы елны һәм 8 Март бәйрәмен гаиләсе белән үткәргән. «Минем тормыш иптәшем –хезмәттә, кызыбыз Казанда укый. Бүген мин чыннан да бәхетле кеше, чөнки барлык бәйрәмнәрдә бергә булдык һәм бүген дә бергә килдек», – ди ул.
Олы кызлары Любовь беренче тапкыр сайлауда катнашкан. Сайлау көнен дулкынланып көткән. Ул үзенең тавышы мөһим булуга ышана.
- Бүген Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлау башланды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга уздырды: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
- Барлыгы 3 млн га якын Татарстан кешесе сайлауга килеп, тавыш бирә ала. Сайлау участоклары иртәнге 8 дән кичке 20.00 гә кадәр ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз