news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучы Питрәч хәрбие медаль белән бүләкләнде

Махсус операциядә катнашучы Питрәч хәрбие медаль белән бүләкләнде

Питрәч районы Чыты авылыннан Марат Кәримов махсус хәрби операция зонасына 2022 елда өлешчә мобилизация буенча киткән. Башта штурмовик була, хәзер огнеметта. Күптән түгел хәрби «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Бу медаль Россия Саклану министрлыгының ведомство билгесе булып тора, аңа хәрби хезмәткәрләрне хәрби хезмәттә аерым казанышлары, уңышлы тактик гамәлләрне тормышка ашырганнары яки яуда хәрби хезмәткәрләргә җитәкчелек итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен бүләклиләр.

Элек ул Жуков медале белән бүләкләнгән иде. Аны хәрби хезмәткәрләрне Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре һәм шәхси батырлыклары өчен, хәрби хезмәттә аеруча аерылып торулары өчен тапшыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100