news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучы контрактчыларга ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты вәкилләре, ТР Хәрби комиссариатының үз хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә юристлар контрактчыларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашты. Аларга тиешле ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә актив җыю бара. Аларны булдыру турында ноябрь ахырында полковник Сергей Иштуганов – пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары хәбәр итте.

Хезмәткә контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 нче хезмәт аерым кайнар линия ачты, аңа 117 нче номерга шалтыратып һәм 4 нче төймәгә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын белгечкә сайлап алу пунктына тапшырачаклар.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк сайтта белергә мөмкин heroes-tatarstan.ru шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot