Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә катнашучы егет кисәтмичә генә ялга кайткан һәм кәләшенә тәкъдим ясаган
Чаллы Җиңү паркында «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте вәкилләре хәрби хезмәткәр белән аның сөйгәнен очраштырды. Кыз егетенең кыска вакытлы ялга кайтачагын алдан белмәгән. Егет аны көтмәгәндә кайтуы һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы белән шаккатырган, дип яза «Татар-информ».
Озакка сузылган аерылышудан соң кочаклашу һәм бәхет күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел. Гашыйклар бер-берсен узган елның сентябреннән бирле күрмәгән.
«Бу очрашуның чынга ашуына шаккаттым, көтмәгән идем. Бу бик авыр бирелде, минем алданрак кайта алмавымның билгеле бер сәбәпләре бар иде», - дип сөйләде Бабон кушаматлы хәрби.
Бабон белән Олеся 2 елдан артык бергә була. Алар социаль челтәр аша таныша. Аннары ир-ат махсус хәрби операция зонасына киткән. Олеся, булдыра алганча, үзенең икенче яртысына ярдәм итә. Аңа татлы ризыклар тутырылган посылкалар җибәрә. Шулай ук шәһәр, республика да ярдәм итә, диде хәрби хезмәткәр. Волонтерлар рация, генератор, дронга каршы корал, балалардан хатлар җибәрә.
Бәхетле мизгел моның белән генә тәмамланмады. Өйдә әтисен улы Назар көтә. Аңа 6 ай. Хәрби хезмәткәр аның белән әле бер тапкыр да очрашмаган. Бала тудыру йортыннан каршы алырга да кайта алмаган.

«Мин яшьләргә бу мәхәббәтне гомер буе саклауларын телим, аларның балалары күп булсын, бәхетле булсыннар», - дип теләде «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте вәкиле Светлана Гурлева.
Хәрбинең кыска ялы минутлап язылган. «Күп эшләр башкарырга өлгерергә кирәк, шул исәптән туй ясарга да», - дип уртаклашты ул.
- Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт буенча хезмәткә бару буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. Бу турыда тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була.
- Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Материал Ләйсән Габдерәшитова катнашында әзерләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз