Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә катнашучы Данила Абрамов: «Ватанга мәхәббәт - олы хис» дип өйрәттеләр
Махсус операциядә катнашучы, шәхси состав белән хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары, кече лейтенант Данила Абрамов "ВСЕ СВОИ" марафонында Ватанны саклау үзе өчен никадәр әһәмиятле булуын сөйләде.
Данила Абрамовка 22 яшь. «Миңа һәрвакыт туганнарым, гаиләм, якыннарым мотивация бирде, сүзләре, гамәлләре белән ярдәм итеп торды. Күп кенә тормыш хәлләре шушыңа китерде, төрле вазгыятьләрдә әти-әни «Ватанга мәхәббәт - олы хис» дип өйрәттеләр. «Аннан оялырга түгел, горурланырга кирәк» диделәр. Без куәтле держава. Россия Федрциясендә тууыма бик шатмын», - ди Данила.
«Башта курку булды, борчу хисе, билгесезлек иде. Яңалыкларга да 100 процент ышанып бетеп булмый. Барып кергәч кенә аңлыйсың. Башта авыр булды, гади рядовойдан башладым. Ротада фельдшер җитми иде. Медицинаны азмы-күпме кем белә, дип сораштырдылар. Ә мин Чабаксарда хәрби лагерьда 14-16 яшьлек вакытта медицина буенча билгеле бер курслар узган идем», - диде махсус операциядә катнашучы.
"Мин һәрвакыт медицина эше авыр дип уйлый идем. Әгәр башың белән шул эшкә чумсаң, авыр түгел икән. Мине шприцлар, уколлар гел куркытса да, бу куркуны җиңдем. Кешеләргә уколлар куя башладым, препаратлар бирдем. Кешеләргә шулай ярдәм итә башладым", - дип сөйләде Данила.
Ул, хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары вазифасы бушагач, кече лейтенантка өч айлык курслар узарга тәкъдим иткәннәрен әйтте. "Шәхси состав белән эшләү һәм медицина буенча курслар үттем», - диде.
Данила Абрамов сүзләренчә, анда ярдәм бик сизелә. «Көн саен гуманитар ярдәм килә. Иң күңеллесе - балалардан открыткалар. Балалар, сине белмәсә дә, җиңү, уңышлар тели. Сине шунда хезмәт иткәнгә мактыйлар», - дип искә алды.
«Туганнар борчыла, ләкин мин инде аларга «борчылмагыз» дип аңлатым киләм. Мин шактый кыю, батыр кеше. Анда абыем янында хезмәт итәм, без бер бүлекчәдә, бергәләп өйрәнәбез, сынауларны да бергәләп җиңеп барабыз», - дип билгеләп узды Данила.
Ул Ватанны сакларга барыргамы-юкмы дип икеләнеп торучыларга киңәшен бирде. «Мин һәркемгә «бездән башка һичкем» дип әйтәм. Могҗиза көтеп утырмаска, ә алга барырга, гамәл кылырга кирәк", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз