news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучы балаларын Казан бакчаларына чиратсыз урнаштыру хокукы бирелә

Махсус операциядә катнашучы балаларын Казан бакчаларына чиратсыз урнаштыру хокукы бирелә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанда өстәмә белем бирү оешмаларына чираттан тыш урнаштыру хокукына ия балалар категориясе тулыландырылачак. Муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүнең административ регламентына тиешле үзгәрешләр коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, әлеге хокукны махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларына бирергә ниятлиләр. Биредә Россия Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар, Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче гражданнар, махсус операция зонасында үз теләге белән хәрби бурыч үтәүчеләр, махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең балалары хакында сүз бара.

Моннан тыш, исемлектә махсус хәрби операция барган чорда һәлак булган гражданнарның югарыда күрсәтелгән категорияләренә кергән гаиләләре дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot