news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә катнашучы Апасның Каратун мәктәбе укучысына Яңа ел бүләге җибәргән

Махсус операциядә катнашучы Апасның Каратун мәктәбе укучысына Яңа ел бүләге җибәргән
Фото: http://apastovo.ru/

Апас районы Каратун мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә оештырыла торган ярдәмнән читтә калмаска тырыша. Хәрби дә үзенә хат язган укучыга Яңа ел бүләге җибәргән. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Арада иң җылы, кадерле күчтәнәч исә - укучылар тарафыннан язылган хатлар. Күңел җылысы белән язылган әлеге хатлар бер генә тапкыр җибәрелмәгән. Әлеге хатларга җавап итеп батырларыбыздан рәхмәт сүзләре килеп тора. 10нчы сыйныф укучысы Диана Нуриева хаты Карамасар авылыннан Фирдәвес Булатов исемле хәрбигә барып ирешкән. Ул Дианага рәхмәт йөзеннән Яңа ел күчтәнәче ясады», - диделәр Каратун мәктәбеннән.

Рәхмәт сезгә, батырларыбыз! Тиз арада Җиңү яулап, Туган якларыбызга сау-сәламәт кайтып ирешүегезне түземсезлек белән көтеп калабыз. Ә без сез кайтканчы җылы хатларыбыз белән сөендереп торырга сүз бирәбез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100