news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашкан Илсур Зәкиев Татарстан Рәисе Кубогында Актанышны тәкъдим итә

2 августта махсус хәрби операциядә катнашкан Илсур Зәкиев ветераннар һәм махсус операциядә катнашучылар арасында спорт ярышлары буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогында Актаныш районын тәкъдим итәчәк.

Илсур Зәкиев - Яңа Әлем авылы егете, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, хәзер исә – махсус хәрби операциядә катнашучы һәм «Батырлар.Татарстан Геройлары» программасы җиңүчесе. Туган авылына әйләнеп кайткач, ул «Колос» хуҗалыгында эшләвен дәвам итә, тормыш һәм хезмәт сөючәнлек, ныклык үрнәге күрсәтә.

Ярышлар алдыннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Илсур Зәкиев белән очрашты. Ул аңа ярышларда уңышлар теләде һәм күрсәткән батырлыгы өчен хөрмәтен белдерде.

«Мине Илсурның оптимизмы һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән каравы сөендерә. Аның ярышларда җиңүен теләп калам! Илсурның ихтыяр көче һәм максатчанлыгы югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Без мондый кешеләр белән горурланабыз һәм аларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», – дип искәртте район җитәкчесе. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен спорт физик форманы саклау ысулы гына түгел. Ул - тернәкләнү, тыныч тормышка кайту, сугышчан рухны һәм бердәмлек хисен ныгытуның бер өлеше дә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

Фотоларны Руслан Усманов тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot