news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашкан Илнар Шиһапов: Хәрби бәрелешләрдә катнашырмын дип уйламадым

Махсус операциядә катнашкан Илнар Шиһапов: Хәрби бәрелешләрдә катнашырмын дип уйламадым
Гөлүсә Хөсәенова

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылыннан шагыйрә Гөлүсә Хөсәенованың бертуган энесе Илнар Шиһапов махсус операциядән ялга кайткан һәм авыл мәктәбе укучылары белән очрашкан.

«Ветераннар белән очрашканда алар: «Сугыш булмасын иде», - дип, сүзен тәмамлый иде. Мин дә 26 яшемә җитеп, хәрби бәрелешләрдә катнашырмын дип уйламадым. Күрәсең, шулай язган. Иң мөһиме төп бурычыбыз – исән-сау җиңү белән кайту. Шундый егет итеп үстергән өчен әти-әниләребезгә рәхмәтлебез. Безнең белән очрашуда катнашкан укучыларга рәхмәт», - дип сөйли ул очрашуда.

Гөлүсә Хөсәенова әйтүенчә, очрашуда укытучылар Илнар Шиһаповны үз баласыдай каршы алган.

«Мәктәп ишек алдына килеп керүгә безне физкультура укытучыбыз Илгиз абый каршы алды. Илнарны күреп куанды, аннан күңеле тулды, күзләре мөлдерәмә яшь иде. Чынлап та, бу көнне күз яшен тыеп торырга бик авыр иде. Мин сагынуданмы, очрашуның көтелгән һәм дулкынландыргыч булуыннанмы, мәктәпкә килеп керүгә елап җибәрдем», - диде ул.

Илнар Шиһапов алты ай буе махсус хәрби операциядә ни кичергәнен, ничек яшәве турында сөйләгән. «Залда еламыйча калган кеше булмагандыр», - диде ул. Энемнең «Мин бармасам, тагын кем барсын» - дигән сүзләре мине аеруча тетрәндерде. Чын ир сүзе бу. Батыр сүзе! Сагынып искә ала торган матур очрашу өчен рәхмәт», - диде Гөлүсә Хөсәенова.

news_right_1
news_right_2
news_bot