Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак хәрби истәлегенә Кукмараның Адай авылында алкалы хоккей булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кукмара районы Адай авылында алкалы хоккей ярышы узды. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Шәфыйков истәлегенә багышлана. Анда Адай, Чишмәбаш авылларыннан, күрше Балтач, Саба районнарыннан килгән дүрт команда көч сынашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Уенчы егетләрне һәм килгән кунакларны Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, Рөстәмнең әти-әнисе, туганнары, авылның мулласы Илнур Хаммаянов сәламләде. Алар командаларга матур уен, ә ил сагындагы егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде. Шулай ук чарада махсус хәрби операциядә ил тынычлы өчен көрәшүче, бүгенге көндә вакытлыча ялга кайткан солдат егетләр дә бар иде.
Хоккей ярышында катнашучылар тәмле пылау, коймак, самавыр чәе белән сыйлана алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз