news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булучының гаиләсенә ике пенсия түләү турындагы закон имзаланды

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенең туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукларын киңәйтү турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Искәртик, хәзер законда гаиләдә 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән очракта иминият һәм туендыручыны югалту буенча пенсия түләү каралган. Төзәтмәләр буенча пенсия ала торган баланың яшен 23 яшькә кадәр арттырачаклар.

Закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, ә яше, эшкә сәләтлелеге, мәшгульлек өлкәләре һәм кереме исәпкә алынмый. Шулай итеп, гаиләгә бер үк вакытта ике пенсия - һәлак булучының баласына һәм хатынына түләнәчәк.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100