news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булучы истәлегенә Болгарда мемориаль такта ачылды

Махсус операциядә һәлак булучы истәлегенә Болгарда мемориаль такта ачылды
"Яңа тормыш"

Спас районы Болгар шәһәренең 1нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Олег Бельбасов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу турыда «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Геройны искә алу һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен митингка Олегның әнисе, хатыны, балалары, якыннары, дуслары, җирле хакимият һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, педагоглар, укучылар җыелды.

Чыгышлардан һәм бер минут тынлыктан соң район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, Олег Бельбасовның улы Данил һәм шәһәрнең беренче мәктәбе директоры Евгений Марянин тантаналы рәвештә мемориаль тактаны ачты.

Чара ахырында мемориаль тактага митингта катнашучылар чәчәкләр куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100