Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булганнарның хатыннары югары уку йортына бушлай укырга керә ала
Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең тормыш иптәшләре хәзер институтларга һәм көллиятләргә бушлай укырга керә ала. Бу хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Документ нигезендә, вузларга һәм көллиятләргә бюджетка сугышларда яки хезмәт бурычларын үтәгәндә имгәнүләрдән һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, ирекле хезмәткәрләрнең һәм башка ведомство хезмәткәрләренең хатыннары һәм ирләре керә ала. Уку йортларына хәрби хәрәкәтләрдә катнашу аркасында алган авырудан үлгән Махсус операция катнашучыларының хатыннары да керә ала.
Яңалык яңа никахка кермәгән һәлак булган сугышчыларның ирләренә генә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз