news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Әлмәттә Батырлык орденнары тапшырылды

Әлмәттә гомумшәһәр планеркасында махсус операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Бүләкләр туганнарга һәм якыннарга тәкъдим ителгән мизгелдә, бөтен зал аягүрә басты, шуның белән үз рәхмәтләрен белдерделәр», – диделәр.

Туганнарына орденнарны район башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды, хәрбиләрнең батырлыклары йөрәкләрдә мәңгегә калачак, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре һәрвакыт дәүләт тарафыннан ярдәмгә өметләнә ала, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot