Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә һәлак булган Зәй хәрбиенең әнисенә Батырлык орденының таныклыгы бирелде
Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Зәй егете Михаил Музыченконың әнисенә Батырлык орденының таныклыгы тапшырылды. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.
Михаил Музыченко 10 мартта Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләде. Узган елның 19 сентябрендә хәрби җыенга алынып, шуннан мобилизация буенча калды.
Надежда Александровнага таныклыкны тапшыру тантанасында Михаилның хезмәттәшләре катнашып, батыр егетне тагын бер мәртәбә аягүрә басып искә алды.
Таныклыкны район башлыгы Разиф Кәримов, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов, «Татнефтедор» АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, хәрби комиссариат вәкиле Рафис Гыймазов тапшырды. Аны Әниләр көне алдыннан тапшыру да аерым мәгънә бар. Бу – ана кешене олылау, батыр ул үстергән өчен хөрмәт билгесе дә.
«Без узган ел октябрь аенда районнан Лисичанскига гуманитар ярдәм озатканда Михаил махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан Зәйгә бер көнлек ялга кайткан иде. Аның «Җиңү безнең яктан булачак!» - дип әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырый. Бу сүзләрне Зәйдә ул беренчеләрдән булып әйтте. Надежда Александровна, рәхмәт сезгә шундый каһарман ул үстергәнегез өчен», - диде Разиф Кәримов, таныклык тапшырганда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз