news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган яки инвалид калган кешеләрнең кредитларын банклар ябачак

Украинада махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки беренче группа инвалидлык алган россиялеләрнең кредитлары һәм ипотекаларын ябачаклар. Бу чара дәүләт хисабына түгел, ә банклар хисабына тормышка ашырылачак, дип хәбәр итте бүген Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков.

Аксаков белдерүенчә, һәлак булган һәм инвалид калган гражданнарның бурычлары аларның туганнарына күчерелмәячәк. «Килешүдә катнашучыларның барысы өчен дә йөкләмәләр туктатылачак», – дигә ул. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Хәер, закон проектының агымдагы версиясендә бу пункт әле юк, дип өстәде депутат.

Аксаков фикеренчә, бу хәл кредит бирүдә һәм процент ставкаларында чагылырга мөмкин, чөнки банклар өчен куркынычлар арта.

Искәртеп узабыз, Россиядә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чаралары эшләнә. Илнең премьер-министры Михаил Мишустин аларны бүген киңәйтергә тәкъдим итте – аерым алганда, ул аларга кредитларын түләүдә ярдәм итәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot