news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга 6 млн сум күчергән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 6 млн сум күчергән – бу акчаны ул әтисе СВОда һәлак булганнан соң алган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы УБК бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.

«Һәлак булган СВО катнашучысының кызы мошенниклар курьерына 6 млн сум тапшырган, ә банкоматлар аша аларның счетларына тагын миллион сум күчергән», - дип сөйләде ул. Инцидент узган елның декабрендә булган, дип ачыклык кертте Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Йосыпов сүзләренчә, мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләүләр алган кешеләрне күзәтә һәм аларны СВО белән бәйле социаль челтәрләрдә төрле чатларга һәм төркемнәргә өсти. Анда алар фишинг сайтларына сылтамалар урнаштыралар, алар буенча үткәч, телефонга вирус эләгергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot