news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган хәрбине Кукмара районында соңгы юлга озаттылар

Махсус операциядә һәлак булган хәрбине Кукмара районында соңгы юлга озаттылар
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә гомере өзелгән якташыбыз, мотоукчылар бүлекчәсе атучысы, сержант Марат Рафаэль улы Рәхимҗановны Кукмара районы Ядегәр авылында соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

Чит җирләрдә башын салган райондашыбыз белән саубуллашырга район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлары җыелган иде.

Матәм митингында район башлыгы Сергей Димитриев, вакытлыча район хәрби комиссары вазифасын башкаручы Васил Халәветдинов, районның Офицерлар берлеге рәисе, хәрби көчләр ветераны Илфат Гайнанов һәм башкалар чыгыш ясады, хәрбинең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашты.

Чыгышлардан соң хәрби бер минут тынлык белән искә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100