news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына түләүләр бирү регламенты эшләнде

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына түләүләр бирү регламенты эшләнде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты эшләнгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының шул хактагы боерык проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документтан күренгәнчә, түләүне Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге билгели. Гариза һәлак булган хәрбинең гаилә әгъзасының яшәү урыны буенча үзәк бүлеге аша тапшырыла. Күп функцияле үзәк аша хезмәт күрсәтелми.

Түләү, әгәр гариза почта аша җибәрелгән булса, гариза бирелгән яки теркәлгән вакыттан алып 15 эш көне эчендә билгеләнә. Өстәмә шартлар булса, хезмәт күрсәтү туктатылырга мөмкин. Бу очракта түләүне билгеләү сроклары озайтылачак.

Гариза бирүчегә түләүне билгеләү яисә билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көннән алып биш эш көне эчендә хәбәр итәргә тиешләр.

Гариза биргән вакытта һәм аның нәтиҗәсен алганда чират җиткәнен көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш. Хезмәт түләүсез күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның туганнарына Татарстан хакимияте тарафыннан билгеләнгән түләү күләме 2 миллион сумга тигез. Ул гаиләнең барлык әгъзаларына тигез күләмдә түләнә.

Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot