news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган хәрбигә Аксубай районында истәлек тактасы ачылды

Махсус операциядә һәлак булган хәрбигә Аксубай районында истәлек тактасы ачылды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Махсус хәрби операция үткәрү зонасында һәлак булган Илһам Гафиятов укыган Аксубай районы Яңа Дума авылындан Нәҗип Думави исемендәге мәктәптә истәлек тактасы ачылды. Тантанада укытучылар коллективы, укучылар, һәлак булган хәрбинең туганнары һәм якыннары, авыл халкы катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Илһам Гафиятов 1975 елның 23 ноябрьдә Яңа Дума авылында туа. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Аның бөтен тормышы туган авылы белән бәйле була. Яңа Дума мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә, «Дума» күмәк предприятиесендә эшли. Авыл хуҗалыгы үзгәртеп корылганнан соң найм буенча эшли. 2023 ел азагында махсус хәрби операция зонасына китә. Шул ук елның 16 декабрендә Донецк өлкәсенең Водяное бистәсен азат иткәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

«Бөек Ватан сугышы елларында Александр Матросов кебек сугышчылар патриотизм үрнәге булса, бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар курку белмәс батырлар булып тора. Илһам Гафиятов – шуларның берсе. Ул әдәпле, тыйнак кеше була, үзенең батырлыгы белән авыл мәктәбенең горурлыгы булырга лаеклы. Аның исеме Яңа Дума мәктәбе тарихына мәңгелеккә язылды, аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – диде район башлыгы Камил Гыйльманов.

Чарга килүчеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алды. Район җитәкчесе һәм мәктәп директоры мемориал тактадан ак җәймәне төшерделәр. Моннан соң мәктәп диварында урнаштырылган истәлек тактасы һәркемне каршы алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100