news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Кукмарада мемориаль такта ачылды

Махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Кукмарада мемориаль такта ачылды
Фото: Гөлшат Исламова

Кукмара районы Югары Арбаш мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Габдрахманов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантанада район хәрби комиссары Альберт Гомәров, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, геройның әнисе, туганнары, сыйныфташлары һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Гаязетдинова хәбәр итә.

Мәктәп директоры Радик Исламов кунакларны сәламләп, геройның мәктәптә укыган елларын искә алды.

«Рөстәм акыллы, тыңлаучан, шул ук вакытта шук малай иде. Йөзендә һәрвакыт елмаю иде аның. Шул елмаюлы йөзе һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр. Сезгә күркәм сабырлык телим», — диде ул, хәрбинең әнисенә һәм якыннарына мөрәҗәгать итеп.

«Бүгенге көндә патриот егетләребез яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Кызганыч, югалтуларсыз булмый шул. Рөстәм Мөнир улы да хәлиткеч бәрелешләрдә һәлак булды. Аның якты истәлеге күңелләребездә сакланыр. Батырларны онытмыйк», — диде район хәрби комиссары Альберт Гомәров.

Рөстәмнең апасы Венера чарага килгән кунакларга гаиләләре исеменнән рәхмәт белдерде. Егетнең сыйныфташлары да бергә укыган мизгелләрне җылы итеп искә алды.

2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча Рөстәм хәрби хезмәткә чакырыла. 2024 елның 5 маенда каты бәрелешләрдә һәлак була. Күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Мөнир абый һәм Людмила апа егетләрне чын ватанпәрвәр итеп үстергән – олы уллары хәрби, Екатеринбург шәһәренең бер частендә хезмәт итсә, Илдар махсус хәрби операция барышында җитди яраланып, бүгенге көндә реабилитация уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100