news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Балтач районында элмә такта куелды

Махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә Балтач районында элмә такта куелды
Фото: http://baltaci.ru/

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Зарипов истәлегенә Балтачның Норма урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Геройны искә алу һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен якыннары чакырды.

Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та катнашты.

«Илдарның батырлыгы, данлы исеме чал тарихта, күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде район башлыгы тантаналы чара вакытында һәм мәрхүмнең туганнары сабырлык теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot