news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган хәрби белән Яңа Чишмәнең Әдәмсә авылында хушлаштылар

Махсус операциядә һәлак булган хәрби белән Яңа Чишмәнең Әдәмсә авылында хушлаштылар
Фото: http://novoshishminsk.ru/

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән һәм Туган ил өчен батырларча үз гомерен биргән Рөстәм Гыйльманов белән Яңа Чишмәнең Әдәмсә авылында хушлаштылар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Хушлашу мәрасименә район җитәкчелеге, учреждение хезмәткәрләре һәм авылдашлар җыелган иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов һәм авыл җирлеге җитәкчесе Альмира Нәҗметдинова мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты, Рөстәмнең Ватаныбыз хакына үз гомерен кызганмавын билгеләп үттеләр.

Хәрби часть вәкиле Рөстәм Гыйльмановның апасына Батырлык орденын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100