news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган Саба районы хәрбие белән хушлаштылар

Махсус  операциядә һәлак булган Саба районы хәрбие белән хушлаштылар
Фото: https://saby-rt.ru/

Бүген Сабада Альберт Фазлыйәхмәтовны район җитәкчелеге, якыннары, дуслары соңгы юлга озатты. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.

«Безне уртак кайгы берләштерә. Альберт Фазлыйәхмәтов Россиянең, Татарстанның, Саба районының горурлыгы. Ул беркайчан да башкалар җилкәсе артына качып йөрмәгән, алгы сафта булган. Хөрмәтле Гөлфинур Нәгыймова, геройның туганнары, якыннары, без бүген сезнең күтәрә алмаслык авыр кайгыгызны чын йөрәктән уртаклашабыз. Улыгызның батырлыгы халык күңелендә калачак, кыюлык, геройлык үрнәге булып торачак. Батырларның даны мәңгелек», – диде Андрей Никиташин.

Альберт Нургали улына 27 яшь иде. Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә җибәрелә. Херсон юнәлешендә хезмәт итә. 2024 елның 23 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә дронннар атакасы вакытында батырларча һәлак була.

Хушлашу мәрасимендә Альберт Фазлыйәхмәтовның бергә хезмәт иткән дуслары да катнашты. Алар Саба егетенең геройлыгын сүздә түгел, эштә күрсәткән укчы икәнлеген раслап, батыр ул тәрбияләп үстергән әнисенә рәхмәт белдерде.

«Альберт Нургали улы бүген Саба зиратында җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ватан өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», – диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://saby-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100