news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган Менделеевск хәрбиләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак

Менделеевск районында хәйриячеләр махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәтә. Аларга көнкүреш химиясе җыелмалары, шулай ук һәр гаилә әгъзасына ярты елга исәпләнгән азык-төлек тапшырылачак. Җыелмалар «Яшьлек» үзәгендә таратылачак. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Һәр ата-ананың һәм хатынның азык-төлек җыелмасы составында 8 кг он, 9 кг карабодай, 5 кг дөге, 18 пакет макарон, 6 кг шикәр, балык консервалары һәм Казан май комбинатының продукциясе (үсемлек мае, майонез, кетчуп) бар. Җыелманың гомуми авырлыгы 50 килограммнан артык. Һәлак булган хәрбиләрнең балаларына татлы бүләкләр әзерләнгән.

«Нәфис» хәйрия фондына һәм шәхсән хәйрия фонды советы рәисе Ирек Богуславскийга балаларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт!» — дип язган Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot