Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган МЧС хезмәткәрләренең гаиләләренә 5 миллион сум бирәчәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путин хәрби махсус операция зонасында бурычларны үтәүче Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгели торган указ имзалады. Мисалга, алар яраланган очракта гаиләләргә 3 миллион сум, ә һәлак булган очракта 5 миллион сум түләнәчәк.
«Коткару хәрби формированиеләре хәрбиләре, янгынга каршы федераль хезмәт хезмәткәрләре, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булган (үлгән) очракта <...> , аларның гаилә әгъзаларына тигез өлешләрдә 5 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә <...> , – диелә указда.
Гаилә әгъзалары булмаса, түләүне хәрбинең абыйсына яки апасына бирәчәкләр.
Махсус операция зонасында биремнәр үтәгәндә имгәнгән, травма яки контузия алучыларның гаиләләренә 3 миллион сум түләү каралган. Шул ук вакытта искәртеп узыла – бер тапкыр бирелә торган 5 миллион сум түләгән вакытта, гаиләгә хәрби хезмәткәр яралану сәбәпле түләнгән сумма да исәпкә алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз