Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган Мамадыш кешесенә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән лейтенант Олег Сорокинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Татарстанның Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
4 майда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Олег Сорокинның әти-әнисенә Алтын йолдызны тапшырды. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
«Мамадышта яшәүче һәркемнең әлеге кешенең исемен һәм батырлыгын белүен һәм онытмавын телим! Аның әти-әнисе - Геннадий Николаевич һәм Светлана Владимировна алдында баш иям!» - дип искәртте район башлыгы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз