news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә һәлак булган чүпрәлеләрнең якыннарына «Батырлык» ордены тапшырылды

Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм туганнарына «Батырлык» орденнарын (үлгәннән соң) тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Римма Мәүлетова яза.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән Сергей Александрович Копьев, Артем Сергеевич Масленников, Николай Викторович Пришельцев, Николай Васильевич Яруков, Рамил Тәүфикъ улы Яфизов, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде.

Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты.

Бүләкләү тантанасында, шулай ук, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, оешма хезмәткәрләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot