news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә һәлак булган Әтнә хәрбиенең әнисе улына хат язган укучыга бүләк биргән

Махсус операциядә һәлак булган Әтнә хәрбиенең әнисе улына хат язган укучыга бүләк биргән
Фото:  https://atnya-rt.ru/

Әтнә районы Түбән Көек мәктәбендә бик истәлекле очрашу узды. Мәктәпкә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Олы Әтнә егете Рүзәл Галиуллинның әнисе Фәния апа белән бертуган апасы Гүзәл килде. Алар шушы мәктәптә белем алучы Гөлүзә Гарифуллина белән күрешү өчен килгән. Бу хакта «Әтнә таңы» яза.

Түбән Көек мәдәният йортының «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче мәктәп укучылары хатлар язып, кулдан ясалган открыткалар әзерләп махсус хәрби операөиядәгеләргә җибәрәләр. Һәм шул открыткаларның берсе Әтнә егете Рүзәл Галиуллинга барып ирешә. Туган як җылысына төренгән, күңел җылысы белән сугарылган хатны аеруча үз итә ул. Ялга кайтканда аны үзе белән алып та кайта.

Хат язып, открытка ясаучы бала Түбән Көек мәктәбе укучысы Гөлүзә Гарифуллина була.

«Рүзәл узган ел көзлектә кыска ялга кайткач, 23 февраль көнне носки эченнән шушы открытканы алдым. Энем бер мәктәп баласы язган дип, әнигә открытканы алып кайтып биргән булган. Рүзәл вафат булгач, әни шушы открытканы саклыйм әле, дип миңа күрсәтте. Шуннан Түбән Көек укучысы икәнен белгәч, әни, шул кыз баланы күрәсе, аңа истәлек бүләге тапшырасы килүен әйтте», — дип уй-фикерләре белән уртаклашты хәрбинең апасы Гүзәл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100