Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган Актаныш хәрбиенең ярдәменә балаларга костюмнар алганнар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның акчалата ярдәменә Актанышның Киров балалар бакчасына әкият геройлары костюмнары алганнар. Хәрбинең кызы Аида да әлеге бакчага йөри. Бу хакта балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гайнанова хәбәр итте, дип яза «Актаныш-информ».
Киров балалар бакчасына йөрүче Аиданың әнисе Айсылу балаларга искиткеч матур җәнлекләр киеме бүләк итте. Әлеге киемнәр махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп, батырларча hәлак булган Аиданың әтисе Фәррахов Нияз Илдар улының балаларга дип җибәргән акчасына алынган.
«Бу кадерле бүләк - Ниязыбызның соңгы бүләге, аның якты истәлеге булып бакчабыз түрендә урын алды. Нәниләребез бу буләккә риясыз сөенде. Изге Рамазан аенда бирелгән әлеге бүләккә кылган догаларыбыз Ниязыбыз рухына ирешеп, ахирәттә җаны тынычлык тапса иде. Яраткан кызы, тормыш иптәше, әнисе, сеңелесе, барлык якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз