Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган аксубайлыларның әти-әниләре хәрбиләргә ярдәм итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләре хәрбиләргә ярдәм итүне дәвам итә. Аксубайдан техника һәм кирәкле йөк белән 34нче гуманитар ярдәм кәрваны Донецк, Луганск, Белгород һәм Курск өлкәләренә барып кайтты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Волонтерлар төркеме составында – Александр Убейкин, Андрей Золин, Стас Авдеев, Роман Сулейманкин, Илдар Җамалиев, Илшат Минсафин, Илдар Искәндәров.
Бу юлы хәрби хәрәкәтләр зонасына хәрбиләр ихтыяҗлары өчен әзерләнгән 2 мотоцикл, УАЗ автомобиле тапшырылды. Аны районга транспортировкалауда Денис Исаншин (машина бирүче), Виталий Павлов һәм Рәис Хөсәенов ярдәм итте.
– Махсус хәрби операциядә һәлак булган Түбән Баланда кешесе Денис Воронинның «Днепр» мотоциклы аеруча кыйммәткә ия. Аның гаиләсе техниканы, ул Ватанны саклау эшенә хезмәт итүен дәвам итсен өчен, штурм бригадасына тапшырырга карар кылган. Илдар Җамалиев мотоциклны үз хисабына тулысынча ремонтлаган, ә озатыр алдыннан, аның Денисның әти-әнисенә күрсәтер өчен, тест-драйв үткәргән. Ул ата-ана фатихасы белән тапшырылган һәм безнең «Хакас» кушаматлы якташка хезмәт итәчәк, – дип сөйләде гуманитар ярдәм йөге җитәкчесе Александр Убейкин.
Һәлак булган герой-якташларның әти-әниләре махсус хәрби операция зонасына җибәрә торган һәр кәрванны хуплый. Бу юлы волонтерларга посылканы һәлак булган «Химик» кушаматлы Сергей Леонтьевның әнисе улының «Белый» кушаматлы хезмәттәшенә тапшырган.
– Егетләргә кәрван белән нәрсәдер җибәргәндә, Сергей өчен җыям кебек тоела. «Белый» белән без һәрдаим элемтәдә, онытмаганы өчен рәхмәт. Ә без улым белән яу кыры буйлап атлаган һәр кеше өчен догада. Егетләрне Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Алар барысы да безнең улларыбыз, аларның исән-сау килеш кайтуларын көтәбез, – ди Наталья Сергеевна Леонтьева.
Волонтерлар һәлак булган каһарман Сергей Ильин гаиләсенең дә үтенечен үтәде – ул батырларча һәлак булган Николаевка бистәсе җиреннән (Донецк өлкәсенең Волноваха районы) туфрак алып кайтты.
Тагын бер мотоциклны Аксубай волонтерларына Пионер авылыннан Хәмит Фәтхуллин тапшырган. Ә «УАЗ» Луганск юнәлешенә киткән һәм Александр Охотниковка тапшырылган. Йөк ташу машинасын хәрбиләргә Бәркәтә (Чирмешән районы) авылыннан Рифкат Хәмәтгалиев биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз