news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә гаджет кулланган хәрбиләргә дисциплинар кулга алу яный

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә карата дисциплинар кулга алуны куллану һәм башкару үзенчәлекләре турындагы законны имзалады. Хәрбиләрнең гаджетларны куллануын регламентлаштыра торган документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Хәрби частьләр командирларына ярамаган эш өчен хәрбиләрне дисциплинар кулга алу турында карар кабул итү хокукы бирелә, шул исәптән техник файлларны таратырга һәм кайда булуны бүлешергә мөмкинлек бирә торган техник чаралар кулланган өчен.

Законда билгеләп үтелгәнчә, гаджетлар үз вазифаларын башкару өчен кулланылса, бу нигезләмә хәрбиләргә кагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot