Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә батырлык кылган якут хәрбие Рөстәм Миңнехановка исемле пычак тапшырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Герое Андрей Григорьев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка исемле пычак тапшырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итә.
«Бу – бик зур бүләк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов аерым бер тарихы булган коралны кабул итеп алганда.
Якут хәрбиенең исеме махсус хәрби операция зонасында киеренке кул сугышыннан соң билгеле булды. Григорьев пычак белән сугышканда искиткеч осталык күрсәтә, аннары, яралануына да карамастан, Украинаның ун боевигына каршы чыга, дошманның сугыш кирәк-яраклары складын юк итә, кулга төшерелгән гранатомет белән бронялы машинаны шартлата һәм дроннар һөҗүме астында үзебезнекеләр ягына чыга.
Операция азагында хәрбиләр дошман штабы янында Россия флагын кадый. Григорьевның пычагы көч символына әверелә.
Россия Президенты Владимир Путин хәрбигә күрсәткән батырлыгы өчен Герой Йолдызын тапшырды.
Лилия Галимованың Телеграм-каналы видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз