Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә батырларча һәлак булган Әлмәт хәрбиенең исеме мәңгеләштерелде
Әлмәтнең Тихоновка мәктәбе диварына махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Алексей Денисов истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. Мәктәп залында солдатның шәхси әйберләре урнаштырылган стенд та бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Денисов Алексей Васильевич (Мирзоев Алишер Абдуллоевич) 2002 елның 3 июнендә Әлмәттә туган. Алексей 2009 елны Тихоновка урта мәктәбенә укырга керә. 2016 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң политехника техникумда укый. 2020 елны армиягә китә. Анда 91704нче хәрби частьта хезмәт итә.
Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң ул контракт буенча хезмәт итәргә китә. Узган елның 21 июнендә Хабаровскида Т62 танкы командиры итеп билгеләнү өчен хәрби әзерлек уза. Өйрәнүләрне уңышлы гына үткәннән соң Россия Герое Дамир Исламов исемендәге танк батальонына җибәрелә.
Алексей узган елның 18 октябрендә Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз