news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операциядә Башкортстаннан депутат һәлак булган

Махсус операциядә Башкортстаннан депутат һәлак булган
https://vk.com/baltach_adm
Башкортстан Республикасының Балтач районының "Вконтакте"дагы төркеме

Башкортстан Республикасының Балтач районы Көндәшле авыл җирлеге советы депутаты Денис Пихтовников махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итә.

 

Фото: © https://vk.com/baltach_adm

Денис Пихтовниковны соңгы юлга кичә озатканнар.

«Якташыбыз Денис Пихтовниковны соңгы юлга озаттык, ул Украина территориясендә махсус операция барышында Туган илебезнең дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. Денис Владимирович Курач авылы клубында мәдәни оештыручы булып намус белән эшләде, Көндәшле авыл советы Авыл җирлеге советының үрнәк депутаты булды. 
Хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары аның турында игелекле, ярдәмчел, тыйнак, эш сөючән, оста, яхшы дус, кайгыртучан әти һәм тормыш иптәше дип искә ала», – дигән район башлыгы.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәлак булучының гаиләсенә һәм аның туганнарына, якыннарына Республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм Денис Пихтовниковның тормыш иптәше Людмила Леонидовнага Генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

«Бөтен район Денис Владимировичның туганнары һәм якыннары белән бергә кайгыра. Якташыбыз Дөньяны, Россияне, уртак киләчәгебезне намус һәм фидакарьлек белән яклап, хәрби бурычын үтәде», диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://vk.com/baltach_adm

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100