news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция зонасындагы хәрбиләр Кукмарага гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде

Махсус операция зонасындагы хәрбиләр Кукмарага гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Фото: https://kukmor-rt.ru/

Шушы көннәрдә «Кукмара сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 36нчы колонна гуманитар ярдәмне тапшырып кайтты. 305нче артиллерия бригадасының махсус операция хәрбиләре Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка һәм районның олы йөрәкле халкына гуманитар ярдәм җыйган һәм алып килгән өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

«Кукмара районы башлыгына, «Кукмара сугышчан кардәшлек» оешмасына һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга, автотранспорт сатып алуга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт җиткерәсебез килә. Җиңү безнең кулда булачак! Дошман тар-мар ителәчәк!», — диелә видеороликта.

«305 нче артиллерия бригадасы хәрбиләреннән кире элемтә алдым. Гуманитар ярдәм билгеләнгән урынга барып җитте. Рәхмәт сүзләренә мин дә кушылам. Егетләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен битараф булмаган барлык район халкына зур рәхмәт», — дип билгеләп үтте Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Искәртик, шушы көннәрдә «Кукмара сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 36нчы колонна гуманитар ярдәмне тапшырып кайтты.

Гуманитар ярдәм җыю хәрбиләрнең соравыннан чыгып башкарыла: төзелеш материаллары, маскировкалау челтәрләре, азык-төлек, көнкүреш техникасы, урын-җир кирәк-яраклары, кием-салым, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена чаралары җибәрелгән.

Ярдәм туплауга волонтерлар һәм район халкы зур өлеш кертә. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100