news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция зонасындагы Татарстан хәрбиләре өчен телекүпер оештырылды

Махсус операция зонасындагы «Үзәк» гаскәри берләшмәсе белгечләре хәрбиләр өчен Татарстандагы гаиләләре белән телекүпер оештырды. Россия Саклану министрлыгы шуның видеоязмасын урнаштырган.

«Хәрбиләрнең гаиләләре өчен телекүпер – төбәкнең хәрби комиссариаты базасында, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тылдагы зонаның бер районында оештырылды», - дип хәбәр иттеләр саклану ведомствосында.

Хәрбиләр үз якыннары белән аралашты, балаларын күрде, көнкүреш шартлары, үзләренә тиешле өстәмәләр һәм социаль гарантияләр алуы хакында сөйләде.

Татарстан хәрби комиссариаты вәкиле билгеләп үткәнчә, якташлары татарстанлыларның махсус хәрби операциядә катнашу карары белән горурлана, хәрбиләрнең гаиләләренә исә тиешле бөтен ярдәм күрсәтеләчәк.

Искәртеп узабыз, махсус хәрби операция зонасыннан төбәкләр белән телекүперләр – Үзәк хәрби округ гаскәрләрендә хәрби-сәяси эш үткәрү буенча даими чара. Аның максаты – гаиләләре белән даими аралашу мөмкинлеге тудырып, хәрбиләрнең хәрби рухын күтәрү.

Телекүпер ахырында хәрбиләр каршында Үзәк хәрби округның фронт концерт бригадасы чыгыш ясады, алар танылган «Катюша» җырын һәм «Чтобы все были здоровы» шансон-шлягерын башкарды.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100